Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Батырлыкның 200 көне

Үзәк балалар китапханәсендә Сталинград сугышына багышланган «Батырлыкның 200 көне» исемле китап күргәзмәсе ачылды. Ул бу сугыш тарихы белән таныштырачак, тигезсез көрәштә халкыбызга җиңү ничек эләгүе, бу сугышта Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән сугышчыларның күпме һәлак булуы турында сөйләячәк. Китапханәнең яшь китап укучылары нәфис әсәрләре белән таныша алачак: С.Алексеев «Сталинград сугышы», Ю. Бондарев «Ялкынлы кар», К. Симонов «Солдат булып тумыйлар», В. Зайцев «Волга артында безнең өчен җир булмаган», Е. Ильина «Дүртенче биеклек» һәм башкалар.