Су – табигать могҗизасы
Сулыкларны саклау проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе кече яшьтәге балалар өчен әңгәмә үткәрде. Балалар суның кеше һәм бөтен табигать өчен әһәмияте турында презентация карадылар. Табигатьтә очрый торган төрле су халәтләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында җирдә су запасларының кимү сәбәпләрен ачыкладылар. Алар су турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр тыңладылар. Шулай ук планетаның су ресурсларын саклау өчен һәр кеше үтәргә тиеш булган гади кагыйдәләрне дә искә төшерделәр, суга багышланган балалар энциклопедиясе белән таныштылар.
