Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Куркынычсыз интернет

 

     Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде, ләкин глобаль челтәрдәге куркынычсызлык балалардан алып олыларга кадәр барысына да кагыла. Биектау авыл китапханәсендә 3 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән «Куркынычсыз интернет» исемле мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче интернет челтәренең уңай һәм тискәре ягы, файдасы һәм зыяны турында сөйләде.