Якташ язучының туган көне
«Биектау ҮКС» китапханәләрендә 10 февральдә үзенең туган көнен билгеләп үтүче якташ язучы Солтан Шәмсигә багышланган төрле чаралар узды. Солтан Шәмси-язучы-тарихчы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, хикәяләр һәм повестьлар, татар халкы тарихы буенча нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Ул татар теленнән рус теленә тәрҗемә иткән күп кенә китаплар һәм публицистик мәкаләләр авторы. Галимҗан Ибраһимов, Мирсай Әмир әсәрләрен рус теленә, Н. Думбадзе әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән кеше.
Күренекле татар язучысы-тарихчысы Солтан Шәмсинең туган көненә Коркачык авылы китапханәсендә «Якташ язучыбыз – Солтан Шәмси» диеп аталган әдәби сәгать үткәрелде.Чара барышында укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар.
Олы Битаман авыл китапханәсе китапханәчесе кече мәктәп укучылары өчен С.Шәмсинең «Ут хәйләсе» китабын кычкырып уку сәгате оештырылды. Бу зур гаилә турында әкият, анда әти Кояш, Әни Җир, ә балалар елга, урман һәм күк. Кеше, ут хәйләсен онытып, урманны куркыныч астына куя. Әкият бик мавыктыргыч, балалар әсәрне рәхәтләнеп тыңладылар.
Дөбъяз авыл китапханәсендә якташыбыз Солтан Шәмсинең туган көненә багышланган әдәби чара узды. Китапханәче кичә кунакларын Солтан Шәмсинең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында язучының иҗаты белән таныш укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәче кунакларны якташ язучының китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара бик файдалы һәм мәгълүмати булды.
Якташ-язучы Солтан Шәмсинең туган көне уңаеннан Сая авылы китапханәсендә «Еллар эзе» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче яшьләрне язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.
Солтан Шәмсинең туган көненә Татар-Әйшәсе авылы китапханәсендә «Язучы-тарихчы Солтан Шәмси» әдәби портрет уздырылды. Чара барышында китапханәче якташ язучының хикәяләр һәм повестьлар, татар халкы тарихы буенча нәфис-публицистик китаплар авторының биографиясе белән таныштырды һәм аның китапларын укырга тәкъдим итте.
Биектау авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды һәм укучылар белән аның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә язучының китапханә фондыннан китаплары тәкъдим ителде: «Тарихи әсәрләр», «Җәяүле буран», «Күк капусы ачылса». Күргәзмәнең төп максаты – Укучыларны якташ язучы Солтан Шәмси иҗаты белән таныштыру.
Чувашиле авылы китапханәсендә «Якташ язучыбыз Солтан Шәмси» дигән чара узды. Әдипнең китапларыннан күргәзмә оештырылды. «Күк капусы ачылса», «Еллар эзе», «Җәяүле буран» китапларын укучылар күп еллар инде яратып укыйлар, бу юлы язучының тарихи әсәрләр авторы булуына басым ясалды. Тарихны яктырткан китапларына кыскача күзәтү ясап, укырга тәкъдим ителде.
Юртуш авыл китапханәсендә «Солтан Шәмси-якташ язучы» диеп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә авторның китаплары тәкъдим ителде. Презентация ярдәмендә китапханәче укучыларга язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.
Чернышевка, Шигали,Чыршы, Коркачык станциясе авыл китапханәләрендә укучылар белән Солтан Шәмсинең иҗат биографиясе турында әңгәмәләр уздырылды. Китапханәчеләр укучыларны якташ язучының биографиясе һәм китаплары белән таныштырдылар.
