Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган җирнең әдәби байлыгы

Үзәк балалар китапханәсендә язучы-җирдәш Солтан Шәмсигә багышланган «Туган җирнең әдәби байлыгы» китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә китаплар тәкъдим ителгән: «Ут хәйләсе», «Идел Болгарстан», «Күк капусы ачылса», «Алтын Урда таркалу алдыннан». Укучылар белән әңгәмә вакытында аның «Сөт калыр, ватан китәр» китабыннан өзекләр укылды. Махсус  QR-кодларга телефон камерасын китереп, Солтан Шамсиның биографиясе белән танышырга мөмкин була.