Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Нина Павлова китапларын укыйбыз

 

 Биектау авыл китапханәсе «Бәләкәч» балалар бакчасы белән бергә «Нина Павлова  китапларын укыйбыз» VIII Төбәкара акциясендә катнашты. Акция галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың иҗатын популярлаштыру өчен үткәрелде. Китапханәче чара башында балаларга презентация күрсәтте, язучысы Нина Михайловна Павлованың тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Кычкырып язучының әкиятләрен укыдылар, фикер алыштылар. Чара ахырында укучылар язучының әсәрләренә рәсем ясадылар.