Гаҗәеп хайваннар
Биектау авыл китапханәсе язучының юбилеена 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән В.Бианканың иҗаты буенча чара үткәрде. Китапханәче балаларны күренекле язучының биографиясе, аның гаҗәеп тере табигать дөньясын ачучы китаплары белән таныштыра. Китапханәче яшь урман сөючеләрнең игътибарына күргәзмә әзерләде. Балалар әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр, чиратлап кычкырып мавыктыргыч хикәяләр укыдылар. Чара язучының хикәясе буенча мультфильм карау белән тәмамлана.
