Китап бүләк итү көне
Россиядә, бөтен дөньяда кебек үк, 14 февральдә – китаплар бүләк итү көнен билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Кешеләр китаплар бүләк иткән бәйрәм гадәти булмаган гына түгел, ә бик мөһим дә булып чыкты. Ул, бер яктан, җәмгыятьнең игътибарын китапларның һәм укуның кыйммәтләренә юнәлтә, икенче яктан, бу китапны дустына гына түгел, ә китапханәгә дә бүләк итәргә сәбәп.
10 февральдән 14 февральгә кадәр Чыпчык авыл китапханәсендә «Дөньяда иң яхшы бүләк юк»акциясе узды. Бу акция ярдәмендә безнең китапханә фонды төрле иллюстрацияле басмалар белән тулыланды. Активистларыбызга рәхмәт!
«Мин китап укыдым һәм сезгә аны бүләк итәм»акциясе программасында бүләк ителгән китаплар белән фотосессия.
