Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап – иң яхшы бүләк

 

   Биектау авыл китапханәсе «Китаплар бүләк итегез» дигән җиденче гомумроссия акциясенә кушылды. Китапханә укучылары яңа авторларның китапларын, чит ил классикасын, детективлар, мәхәббәт романнарын, шулай ук балалар әдәбиятын бүләк иттеләр. Китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар фэнтези жанрында яңа китаплар, балалар классикасы, заманча чит ил авторының китапларын бүләк иттеләр. Китапханәгә тапшырылган китаплар китап киштәләрендә үз урыннарын алачак һәм үз укучысын табачак. Акциядә катнашканнары өчен барысына да рәхмәт.