М.Җәлил-герой- шагыйрь
Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләрен формалаштыру максатыннан китапханәдә әдәби сәгать узды. Чара совет татар шагыйре, журналист, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланды. Балалар фронтның кырыс көннәре, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткәрелгән куркыныч вакыт турында белделәр, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы аның шигырьләре булуы турында мәглүмать алдылар. Каты җәзалаулар да, үлем камерасы да шагыйрьнең ихтыярын җимерми. Ул туган иленә хыянәт итмичә, герой кебек җәзалап үтерелә.Чара шигырьләр уку, шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган презентация карау белән тәмамланды.
