Әфганстан – йөрәк ярасы
15 февраль Россияда интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел совет гаскәрләренең Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгарылуының 35 еллыгы бәйрәм ителә. Шул хөрмәткә, Мүлмә авыл китапханәсе Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә батырлык сәгатен үткәрде. Чара вакытында китапханә мөдире укучыларны тарихи фактлар белән таныштырды, Әфган сугышында катнашучы якташларыбыз турында презентация күрсәтте. Чарага төп кунаклар булып, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Кәримуллин Шәүкәт һәм Минһаҗетдинов Илгизәр килделәр.
