Минем коймагым
Шигали авылы китапханәчесе февраль уртасында халыкара коймак көненә багышланган чара үткәрде. Балалар белән әңгәмә Шигали авылында мәдәният йорты бинасында узды. Балаларга кечкенәдән алып бәйрәмнең тарихын белү бик кызык иде, ә шулай ук беренче коймак булдыру датасы, коймак әзерләү рецептлары. Чарага килгән балалар бәйрәм тарихын тыңладылар, коймак белән натюрморт ясадылар, һәм әлбәттә инде тәмле коймак һәм варенье белән чәй эчтеләр.
