Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең сурәт

 

Фанзаман Баттал киң җәмәгатьчелеккә язучы – сатирик һәм публицист буларак билгеле. Күп санлы сатирик һәм юмористик хикәяләре, республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышының көнүзәк темаларына кагылышлы публицистик мәкаләләре аша  ул татар халкының милли сәясәте мәсьәләләрендә гаделлек һәм демократия өчен эзлекле көрәшче буларак дан казана. Язучы туксанынчы елларда республика суверенитеты өчен көрәштә милли азатлык хәрәкәтенең актив катнашучысы була, үз мәкаләләрендә халыкның мөстәкыйль үсешкә сәяси хокукларын бик нык яклый. Чернышевка авыл китапханәсендә китапханә фондыннан язучының әсәрләре белән китап күргәзмәсе оештырылды.