Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Герой-шагыйрь Муса Җәлил

Муса Җәлил… Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык сомволына әверелгән. Шагыйрьнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре, дистәләгән чит ил һәм Россиядә төрле милләт телләренә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таралды.
14 февраль,сәгать 15.00 дә Казаклар авыл китапханәсендә 14 февраль,сәгать 15.00 дә язучы Муса Җәлилнең тормыш юлы иҗаты белән танышуны дәвам итеп «Герой-шагыйрь Муса Җәлил»исем астында  китап күргәзмәсе белән таныштык,аннан укчылар белән.Күргәзмәдә Г.Кашаф «Муса Җәлил» (Фотоальбом),Н.Юзиев «Муса Җәлил поэмалары»,И.З.Мингазова «Музей Мусы Джалиля в Казани»һәм Муса Җәлил шигырь китаплары урын алды.Ахырыда  шагыйрьнең шигырьләрен укып үттек.