Аз дозадан зур бәла-казага кадәр
Шәпше авыл китапханәсе яшьләр өчен «Аз дозадан – зур бәла-казага» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтү буенча социаль видеоролик карадылар һәм фикер алыштылар. Китапханәче «Зыянлы гадәтләрсез яшәргә» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Яшүсмерләр арасында психоактив матдәләр куллануны профилактикалауда мөһим үзенчәлек булып «яшерен профилактика» тора, анда балаларга теге яки бу тискәре матдәләрнең зыяны турында әйтелми, ә сәламәт яшәү рәвеше актив пропагандалана. Чара волейбол буенча иптәшләрчә матч белән тәмамланды.
