Герой шагыйрь – Муса Җәлил
Һәр халыкның үз геройлары бар, алар халык хәтерендә яшиләр һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар. Шундый геройларның берсе — татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Ул үз гомерен Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен биргән. Аның батырлык белән язылган шигырьләрендә бер генә буын тәрбияләнмәгән.
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Өмбе авыл китапханәсендә 15 февральдә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан тематик интеллектуаль уен узды. Чарада катнашучыларга бөек шагыйрь турында белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Һәркем, мавыктыргыч уен программасында катнашып, герой – шагыйрь истәлегенә хөрмәт күрсәтте. Чара башында китапханәче презентация күрсәтте, язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Катнашучылар ике төркемгә бүленеп, герой язучы Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты турында сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан әсәрләре тәкъдим ителде.
