Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ватанны саклаучы яшьләр

 

Пушкин картасы проекты кысаларында Биектау авыл китапханәсе «Ватанны саклаучылар яшьләр» дигән чара уздырды. Очрашу Ватанны саклаучылар көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Аннары балалар, 2 командага бүленеп, конкурсларда ярыштылар, викторинада катнаштылар,үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр.

Уен барышында РФ гаскәрләре төрләрен, хәрбиләрнең билгеләрен, баш киемнәре исемнәрен, шулай ук хәрби батырлык турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, Бөек Ватан сугышы турында китаплар искә алынды. Чарада катнашучылар өчен «Ватанга хезмәт итәчәкмен» китап күргәзмәсе оештырылды, анда хәрби темага матур әдәбият тәкъдим ителде. Уен тәмамлангач, жюри конкурска нәтиҗә ясады. Ике команда да искиткеч иде, әмма иң яхшы нәтиҗәне «Химик гаскәрләр» командасы күрсәтте.