Халыкара тел көненә «Акыл -батл»!
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Суыксу авылы китапханэсендэ Халыкара туган тел көненә багышланган «Акыл – батл» уены үткәрелде. Уенда катнашучылар ике командага бүленде. Уен алты турдан тора. Катнашучыларга үз белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирелде.Чара ахырында уенга йомгак ясалды. Шулай ук мәктәптә «Ана теле – йөрәк теле»китап күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучылар күргәзмәдәге китаплардан да файдалана алдылар.Уенның ахырында барлык катнашучылар белән «Туган тел» җырын башкардык.
