Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Сугыш кайтавазы» китабын тәкъдир итү кичәсе

 

21 февральдә Биектау район мәдәният йортында  «Сугыш кайтавазы» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Ул Биектау районының сугыш чоры балаларының истәлекләре нигезендә язылган китап. Бу сугыш һәм сугыштан соңгы еллар тарихы, балачак язмышлары аша тасвирлана.

Материал җыюда катнашучыларның барысын да санап бетереп булмый: мәктәп укучылары, педагоглар, ветераннар, мәдәният хезмәткәрләре, музей һәм китапханә хезмәткәрләре. Биектау китапханә системасы китапханәчеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә якташларыбыз – сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешләре турында яңа мәгълүматлар барлыкка килде. Чын документларга нигезләнгән альманахның актуальлеген бәяләү авыр! Чарада туган як тарихын  өйрәнүчеләр, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район бүлеге әгъзалары, «Балкыш» республика сәнгать фестиваленең район этабы финалистлары, китапханәчеләр һәм укучылар катнашты. Бу бик истәлекле көн. Чөнки 21 февральдә ЮНЕСКО Генераль конференциясе Халыкара туган тел көне игълан итте. Ә тел халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы. Мондый  көнне «Сугыш кайтавазы» альманахының презентациясе булуы бик әһәмиятле  вакыйга булды.