Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сугыш кайтавазы

22 февральдә Чыпчык  авыл китапханәсендә «Сугыш кайтавызы »китабының презентациясе узды.
Ул Биектау районының сугыш чоры балаларының истәлекләре нигезендә язылган.Бу сугыш һәм сугыштан соңгы кызулык тарихы, балачак язмышлары аша тасвирлана.Аларның балачагы ил өчен авыр сынаулар чорына туры килә.
Әлеге альманахка Чыпчык  авылыннан ике шәхес кергән: Багашева Анна Семеновна һәм Билалов Мансур Юныс улы. Чыпчык авыл китапханәсе мөдире яңа китапны тәкъдим итте һәм геройларның нәсел варисларына тапшырды.