Ватанн яклаучлар көне
23 февраль ул – батырлык, намус һәм кыюлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм үз халкына, илебез иминлеге өчен хезмәт итүче батыр кешеләргә карата тиешле хөрмәт, ихтирам йөзеннән озак еллар дәвамында билгеләп үтелә. Тарихның төрле чорларында әлеге бәйрәмнең исеме үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрми. Һәр кеше үз иленең иминлеге, милләтебез үсеше өчен үз өлешен кертә, Ватан алдында бурычын үти. Бу чын мәгнәсендә халык бәйрәме! Усад авыл китапханәсендә «Илне саклау – изге бурыч» дигән баш астында китап күргәзмәсе оештырды. Әлеге күргәзмәдә илебез тарих-нда эзләре салынган батырлар, туган илебезне яклаучы, саклаучылар турында сөйләгән китаплар урын алган.
