Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган тел

 

Туган тел көненә Чернышевка авыл китапханәсендә тематик сәгать узды. Анда катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, дөньяның төрле телләренең күптөрлелеге, яшьләрнең сүзлек запасын жаргон сүзләре белән пычрату проблемасы турында фикер алышу булды. Мәкальләрне, канатлы сүзләрне искә төшерделәр, тизәйткеч һәм табышмаклар конкурсларында катнаштылар, күңелле сорауларга җавап биреп, зирәклектә сынаштылар, шулай ук төрле сүзлекләр белән таныштылар.