Фән аша дөньяга караш
Фән – алгарыш двигателе. Аның үсеше аркасында дөньяда кеше тормышын җиңеләйтә һәм яхшырта торган күп кенә югары технологияләр, медицина ачышлары, көнкүреш һәм сәнәгать приборлары барлыкка килде. Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче «Бөек уйлап табучылар һәм ачышлар» презентациясе ярдәмендә балаларны фән һәм техника өлкәсендәге казанышлар белән таныштырды, кеше тормышын үзгәрткән уйлап табулар, дөнья фәненең тупланмасына зур өлеш керткән галимнәр турында сөйләде.
