Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган телем – иркә гөлем

 

Туган тел көне уңаеннан мәктәп белән берлектә бик матур чара булып узды. Катнашучыларның да, тамашачыларның да  калфак, түбәтәйдән булуы, түрдә халкыбызның милли ризыкларыннан әзерләгән табын корылуы, туган телебезгә багышланган китаплар күргәзмәсе милли рух өстәп торды. Китапханәче укучылар өчен мавыктыргыч, кызыклы, тәрбияви ярыш уздырды. Тугыз өлештән торган ярыш: «Сәламләү», «Тел чарлау», «Иң күп сүз төзүче», «Филфорд», «Такырларга -табышмак», «Капитаннар ярышы» командаларга белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Ике команда да сер бирмәде, үзләренең ни дәрәҗәдә туган телне белүләрен тагын бер кат расладылар. Бик күп кызыклы фактлар белән таныштылар. Бәйрәм җыр һәм бию белән үрелеп барды һәм бер сулышта узды да китте. Жюрида авылдашыбыз, җырчы Шамиль абый Әхмәтҗанов та бар иде. Бәйрәм бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән югары нотада тәмамланды. Күтәренке кәеф, көчле рух белән өйгә таралыштык.