Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган телемдә сөйләшәм

 

Кече Битаман китаплар бирү пунктында Халыкара туган тел көненә тематик кичә үткәрелде. Катнашучылар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда балалар энциклопедияләре һәм сүзлекләре тәкъдим ителде. Шулай ук кече мәктәп яшендәге балаларга татар телен өйрәнергә ярдәм итүче китаплар күрсәтелде. Күргәзмәдәге әдәбият булачак әниләргә дә кызыклы булды, чөнки анда иң кечкенәләр өчен дә әдәбият бар: якты рәсемнәр, күңелле шигырьләр һәм башка танып белү материаллары. Кичәдә катнашучыларга шулай ук татар теленә багышланган презентация күрсәтелде. Балалар яраткан шигырьләрен сөйләделәр һәм мини-викторина сорауларына җавап бирделәр.