Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Солдат сәламе

 

Ватанны саклаучылар көненә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә тематик кичә үткәрелде. Кич буе сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар яңгырады, патриотик музыкаль номерлар, инсценировкалар, миниатюралар булды. Кичә җылы һәм дустанә шартларда үтте. Кичәгә Армия сафларында хезмәт иткән солдатның әти-әнисе чакырылды.  Авылдашларга адресланган солдат хаты укылды. Солдатның әнисе үзенең хисләре, кичерешләре турында сөйләде, булачак солдатларга теләкләрен белдерде. Шулай ук чарада «Эхо войны. Сугыш кайтавазы»  альманах-китабы тәкъдим ителде. Ул китап Биектау районы сугыш чоры балаларының истәлекләре нигезендә язылган. Китап истәлек авторының улына тапшырылды.