Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

К.Д. Ушинскиның дөньясы

 

   Константин Дмитриевич Ушинскийның туган көненә Биектау авыл китапханәсендә «К.Д. Ушинскийның дөньясы» дигән әңгәмә узды. Константин Дмитриевич беренче милли педагог, милли мәктәпне булдыручы һәм Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы. Балалар чара барышында Ушинскийның биографиясе, шулай ук язучының тормышы һәм иҗатының кызыклы фактлары белән таныштылар «Играющие собаки», «Трусливый Ваня» хикәяләрен укыдылар. Укыган әсәрләр турында фикер алышкач, укучылар Ушинскийның барлык әсәрләре дә игелекле, тырыш, үзара яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр.