Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар язучысы Ләлә Сабировага-77 яшь

Татар-Әйшә авыл китапханәсендә Биектау районында туган балалар язучысы Ләлә Сабирова (Гыймадиева) иҗатына багышланган әдәби сәгать узды, аңа быел 77 яшь тулды. Татар балалар язучысы Л.Сабирова әсәрләре һәм башка материаллар ярдәмендә Яшь укучыларыбызны аның иҗаты белән таныштырдык. Бу китаплар җылылык һәм игелек белән тулы, алар бүген балаларыбызны тәрбияләүдә бик мөһим.