Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар язучысы

 

1 март – балалар язучысы, журналист, якташыбыз Ләлә Сабирова-Гыймадиеваның туган көне. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе язучының иҗаты турында презентация күрсәтү оештырды. Презентация күрсәтү китапханәченең сөйләве һәм язучының китапларына күзәтү белән берлектә барды. Ләлә Сабирова 17 ел Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, бер үк вакытта мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары да була. 1988 елдан ул Казанда. Әдәби киңәшче, җаваплы секретарь, баш мөхәррир урынбасары, ә аннары «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире булып эшли. Ләлә Сабирова 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, 1995 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ләлә Нәгыймовнаның әсәрләре балалар психологиясенең нечкәлекләрен белеп, гади, образлы телдә язылган. Чара «Мин аңа бәхет телим» хикәясен уку белән тәмамланды.