Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яз, мәхәббәт һәм матурлык турында

 

Урамда җылы җилләр исә, яз исе сизелә. Ул җил күңелләребезгә, хисләребезгә аңлатып булмый торган җилкенү, куаныч, бәхет алып килә. Шундый матур хисләргә бәйле бәйрәмнәребезнең берсе – халыкара хатын кызлар көне, язның беренче бәйрәме – 8 март билгеләп үтелә. Усад авыл китапханәсендә хатын–кыз гүзәллеген, мәхәббәт һәм матурлыкка дан җырлаучы шәгыйрьләр, язучылар иҗат иткән әсәрләрдән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тарихта үз эзләрен салган шәхесләр, кино, драматургия, әдәбият һәм сәнгатьтә танылган хатын-кызлар турында әсәрләр, Марина Цветаева, Анна Ахматова, һ.б .танылган язучыларның китаплары урнаштырылды.