Май чабу
Чыпчык авылы халкы һәм кунаклары «Май чабу» чарасын 10 мартта бәйрәм итте.
Бәйрәмне Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Илшат Рафик улы ачты.
Зур бәйрәм Совет урамындагы мәйданда өч йөздән артык кешене берләштерде. Бәйрәмгә төрле милләт кешеләре: руслар, татарлар, үзбәкләр, удмуртлар килүе бик күңелле факт булды.
Өлкәннәр һәм балалар өчен төрле конкурслар, уеннар узды. Традицион рус уеннары аркан тарту иң көчле кешене ачыкларга ярдәм итте.
Баян астында халык җырлары яңгырады.
