Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучылар балаларга

 

Китаплар кечкенәдән үк балада яхшы хисләр һәм дөрес фикерләр тәрбияли, яхшы эшләргә этәрә, аларның тормышларын тулырак һәм кызыклырак итә. Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе балалар бакчасы балалары өчен балалар китапларына күзәтү ясады. Яңа, төсле китаплар беркемне дә битараф калдыра алмый. Яңа басмаларның битләрен ачып карап һәм китаплар буенча кызыклы күзәтү тыңлап, китаплар турында бик күп белергә мөмкин. Бу көнне балалар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әкиятләр һәм шигырьләр китаплары белән таныштылар. Китапханәче күзәтү үткәргәннән соң, балалар үзләре китаплар белән таныша, иллюстрацияләр карый алды.