Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Су- яшәү чыганагы

 

Һәр елны 22 мартта БМО тарафыннан 1993 елда игълан ителгән Бөтендөнья Су ресурслары көне, яки Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә.Әлеге көн уңаеннан Усад китапханәсендә китап укучылар белән әңгәмә уздырылды. Әлеге әңгәмә «Суның тәбигый чыганаклары», «Чиста су дөнья сәламәтлеге өчен», «Су ресурслары һәм санитария», һ.б темаларны үз эченә алды. Шулай ук су белән бәйле китаплардан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән танышу узды.