Әдәби эрудит
«Пушкин картасы» программасы кысаларында Коркачык авыл китапханәсе яшьләр өчен «Әдәби эрудит» исемле интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде. Квизбук формасындагы уен төрле катлаулылыктагы җиде раундтан торды. Командаларга бүленеп һәм капитаннарны сайлап, уенчылар һәр раундта әдәби биремнәр башкардылар һәм язучылар, әсәрләр белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Балалар «Әдәби геройны тап», «Шигырь юлларын җыегыз», «Блиц-турнир» һ.б. раундларда үз белемнәрен күрсәттеләр. Чара барышында катнашучылар үзара ярышу, зирәклек, тапкырлык, хезмәттәшлек һәм бердәмлек дөньясына чумдылар. Квизбук җиңүчеләрне тәбрикләү белән тәмамланды.
