Әдәби эрудит
Коркачык авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында КВИЗБУК интеллектуаль – күңел ачу уены узды.Китап викторинасы төрле катлаулылыктагы җиде раундтан торды.Һәр раундта уенчылар әдәби биремнәрне үтәделәр яки язучылар һәм аларның әсәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.Бу слайд сораулар,әдәби әсәрләр буенча буктрейлерлар күрсәтүләре белән бергә барган борылыш сораулары..Шулай ук балаларга ярдәм итү өчен китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
