Урман һәм анда яшәүчеләр
Бөтендөнья урман көне экология проблемаларына багышлана. Бу дата кешелеккә урманның мөһимлеген искә төшерергә һәм киләчәк турында тагын бер тапкыр уйланырга мөмкинлек бирә. Бу көнгә китапханәче экология сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге һәм аларны акыл белән кулланырга кирәклеге турында сөйләде. Чара барышында балалар урманнарның планетаның «үпкәсе» булуын белделәр, чөнки алар һаваны чистартырга ярдәм итәләр һәм кислород җитештерәләр. Урман – күп хайваннар һәм кошлар өчен йорт та. Урман булмаса, алар үләчәк. Урманны уйламыйча юк итү планетада кире кайтарып булмаслык үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Китапханәченең сөйләме презентация белән үрелеп барды.
