Гаилә традицияләре: кул эшләре
Биектау авыл китапханәсе «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Гаилә традицияләре: кул эшләре» исемле мастер-класс үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларга саклагыч курчакның барлыкка килү тарихын сөйләде. Борынгы заманнардан ук күп халыкларда курчакларга аерым мөнәсәбәт булган, аларны йолалар үткәргәндә кулланганнар, һәм катгый кануннар буенча ясаганнар. Кызлар үз куллары белән йортны саклаучы «Берегиня» курчакларын ясадылар. Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен торгызу аеруча мөһим. Мастер-класс ярдәмендә китапханәчеләр балаларның иҗади сәләтләрен ача алдылар.
