Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигать. Экология. Кеше

 

   Биектау авыл китапханәсе укучылары өчен экологик калейдоскоп үткәрде. Чара барышында балалар әйләнә-тирә мохитне саклау, кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар турында сөйләштеләр.Укучылар берничә өлештән торган экологик викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында китапханәче экология буенча китапларга күзәтү ясады, балаларга В. Чаплинаның, В. Бианкиның, Е. Чарушинның табигать һәм хайваннар турында язган башка авторларның китапларын укырга тәкъдим итте.