Әдәби эрудит
Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Әдәби эрудит» интеллектуаль-күңел ачу уены КВИЗБУК уздырды. Китап викторинасы төрле катлаулылыктагы җиде раундтан тора иде. Һәр раундта уенчылар язучылар һәм аларның әсәрләре белән бәйле әдәби биремнәрне үтәделәр. Раундлар «Ышанам – ышанмыйм», «Нәрсә. Кайда. Кайчан», «Цитатаны тәмамла» һәм башкалар катнашучыларның кайсысы чын китап укучы икәнен ачыкларга ярдәм итте. КВИЗБУК җиңүчеләрне котлау белән тәмамланды.
