Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем дустым

 

    Быел «Ялкын» журналының чыга башлавына 100 ел тула. Журналның беренче саны 1924 елның 20 мартында дөнья күрә. Журнал 10-16 яшьлек балаларга адресланган, аның үзәгендә – яшүсмерләрнең кызыксынулары, тормышы һәм проблемалары. Анда әдәби әсәрләр, мәдәният-сәнгать, яшьләрнең кумирлары, татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре турында материаллар басыла. Журналның үзенең балалар редколлегиясе бар.  Шушы датага карата китапханә күргәзмә тәкъдим итә, анда укучылар журналның тарихы, эчтәлеге белән таныша, 1970 еллар журналларын тотып карый алачаклар.