Китап –балаларның иң яхшы дусты
25-29 мартта язгы каникул көннәрендә Дачное авыл китапханәсенең яшь укучыларын Уку илендә мавыктыргыч маҗаралар көтә. Чөнки бүген балалар һәм яшүсмерләр өчен «Китап –балаларның иң яхшы дусты» дигән китап атналыгы ачылды. Беренче көнне балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, табышмакларны чиштеләр, әдәби геройларның исемнәрен хәрефләрдән төзеделәр, китап тышлыгы буенча әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын искә алдылар. Яшь укучылар өчен танылган балалар язучылары: А. Барто, Н. Носов, Р. Корбан, Е. Велтисов, Г. Тукай, А. Пушкин һәм башкалар белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
