Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Көлү рөхсәт ителә

 

2024 елның 25 мартында Үзәк балалар китапханәсендә балалар китабы атналыгы ачылды.  Беренче көн «Көлү рөхсәт ителә» дигән исем астында узды. Балаларга китап атнасының барлыкка килү тарихы турында фильм күрсәттеләр. 2024 елгы юбиляр китаплар белән таныштырдылар. Балалар әдәби конкурсларда һәм викториналарда бик теләп катнаштылар, кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр. Агач эшләнмәләр – уенчыклар ясау буенча мастер – класста балалар фантазия күрсәттеләр, яңа палитра алу өчен төсләрне катнаштырдылар. Уенчыклар матур һәм якты булып чыкты. Нәтиҗәдә барлыкка килгән уенчыкларны алар үзләре белән балалар китабы атналыгы турында истәлек итеп алып киттеләр.