Беренче
2024 елның 9 мартында Ю.А.Гагаринның – йолдызларга юл ачучы кешенең тууына 90 ел тулды. Аның исеме кешелекнең иң зур казанышларының берсе – галәмгә очу белән бәйле. Балалар китабы атналыгының икенче көнендә Чувашиле китапханәсе укучылары Гагаринның балачагы һәм яшүсмер еллары турында белделәр, күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштылар. Күргәзмәгә бөтен дөнья халкының мәхәббәтен казанган бу кешенең үзе, әнисе, гаиләсе, космонавт дуслары турындагы басмалар куелган иде.
