Кем нинди әкияттә яши?
Балалар китабы атналыгы кысаларында Юртыш авылы китапханәсе «Кем нинди әкияттә яши? » – дигән уен-викторина үткәрде. Уен вакытында китап укучылар әкиятләрне никадәр яхшы белүләрен, аларны яратуларын, популяр әкиятләрнең эчтәлеген, әкият өйрәткән барлык яхшылыкларны искә төшерделәр. Укучылар төрле персонажлар турында сорауларга җавап бирделәр,әкият геройларын аларның тышкы кыяфәтен тасвирлау буенча фаразладылар. Чара ахырында катнашучылар пластилиннан үзләренең яраткан әкият геройларын ясадылар.
