Китап + мультфильм
Балалар китабы атналыгы азагында балалар өчен уку залында балалар китаплары һәм алар буенча төшерелгән мультфильмнар турында тематик кичә узды. Балалар һәрвакыт мультипликацион фильмнар карыйлар һәм аларны китап укуны өстен күрәләр. Әмма чараның бурычы – балаларны мультфильмнар карау аша балалар китапларын укырга җәлеп итү. Кич дәвамында чарада катнашучылар «Фильм карыйбыз – китап укыйбыз» күргәзмәсе белән таныштылар һәм тематик викторинада катнаштылар. Кызыклы, мавыктыргыч һәм белемле булды!

