Иң яхшы көн
Менә балалар китабы атналыгы 2024 үтеп китте. Соңгы көнне Үзәк балалар китапханәсендә төрле мастер-класслар оештырылды. Ләкин башта балалар бу атна фотоларын һәм үзләрен видеоклип аша карадылар. Тамашадан соң балалар аква грим, антистресс шарын ясау буенча мастер – класс, энҗе һәм джинс тукымасыннан аксессуарлар ясау төркемчәләренә бүленделәр, шулай ук җеп кулланылды, аннан балалар сигезаяк һәм күңелле кешеләр ясадылар. Күңелле музыкага фанталар уйнаттылар. Балалар китапханәдә үткәргән вакытлары белән бик шатландылар.
