Биектау ҮКС фондын тулыландыру: чынбарлык, проблемалар һәм хәл итү юллары
29 март көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Татарстан Республикасының муниципаль китапханә белгечләре өчен «Китапханә фонды – китапханәнең нигезе: А дан Я га кадәр күрсәтмә» дигән онлайн-семинар үткәрде.
Онлайн семинарда «Биектау үзәкләштерелгән китапхәнәләр системасы» директоры Л.С. Хәмидуллина, комплектлау һәм эшкәртү бүлеге мөдире А. Ш. Әхмәдуллина һәм методик-библиография бүлеге мөдире Г. Р. Кәримуллина катнашты.
«Биектау үзәкләштерелгән китапхәнәләр системасы» директоры Л.С. Хәмидуллина «Биектау үзәкләшкән китапхәнәләр системасы фондын тулыландыру: чынбарлык, проблемалар һәм хәл итү юллары» темасына презентация белән чыгыш ясады.
