Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Китап-сер, китап-хәзинә, китап-балаларның иң яхшы дусты»

 Балалар китабы көненә китапханәдә тагын бер якты, истә калырлык чара узды: әдәби уен «китап-сер, китап – хәзинә, китап – балаларның иң яхшы дусты». Яшь укучылар Китап хәзинәләре утравына тылсымлы хәзинә эзләп табарга һәм тылсымлы серне чишәргә киттеләр. Ләкин анда барып җитәр өчен катлаулы  биремнәрне үтәргә кирәк иде: табышмакларны, кроссвордны чишәргә,  викторина сорауларына җавап бирергә, геройны билгеләр буенча табарга, пар табарга, җыр җырларга, шигырь укырга, табышмакны чишәргә, мәкаль төзергә һ.б. конкурсларда катнашып, балалар кызыклы һәм күңелле вакыт үткәрделәр.