Кошлар – безнең дусларыбыз
Халыкара кошлар көненә Биектау авыл китапханәсендә «Кошлар – безнең дуслар» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда төп геройлары-безнең канатлы дусларыбыз булган китаплар тәкъдим ителде. Биредә балалар В.Бианка, М.Пришвин, Н.Сладков хикәяләренең геройлары – кошлар белән очраштылар, шулай ук күргәзмәдә төп герой Әтәч, Торна, Каз – Карлыгач, Аккош һәм башка кошлар булган әкиятләр урын алды.
