Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кошлар дөньясы

 

Кошлар көне – 1 апрельдә билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм. Нәкъ менә шул көнне күчмә кошлар көньяктан туган якларына күпләп кайталар дип санала. Кошлар язның башлануын һәм кышкы йокыдан соң табигатьнең уянуын беренчеләрдән булып искә төшерә. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе «Кошлар дөньясы» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче презентация ярдәмендә бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле, кышкы чорда кошларга нинди ярдәм кирәклеге, азык салынган җимлекләрне ничек урнаштыру, кайда урнаштыру турында сөйләде. Чара барышында балалар кошлар турындагы табышмакларның җавапларын таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.